Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәрен бизәп торучы сыннары белән танылган рәссам вафат булды

3 июньдә сынчы, СССР рәссамнәр берлеге әгъзасы Зимина Лидия Андреевна вафат булды, дип хәбәр итә шәһәр башкарма комитетының Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.Лидия Андреевна иҗади эшчәнлегенең 40 елда...

3 июньдә сынчы, СССР рәссамнәр берлеге әгъзасы Зимина Лидия Андреевна вафат булды, дип хәбәр итә шәһәр башкарма комитетының Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Лидия Андреевна иҗади эшчәнлегенең 40 елдан артыгын Чаллыга һәм Татарстанга багышлады.
Ул Чаллыга 1974 елда күченеп килде. Үзенең "Солдатлар" дип аталган беренче монумент эшен Лидия Зимина  1974 елда Сарманда ясады.
Чаллының җәмәгать урыннарын рәссамның "Футболчы", "Очучы-космонавт А. А. Леонов", "Зоя Космодемьянская", "Муса Җәлил", "Кама" һәм башка скульптура әсәрләре бизәп тора.
img_6775
 

Комментарийлар