Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы сәүдә-технология институты техникумга әйләнде

Чаллы сәүдә-технология институты техникумга әйләнде. Агымдагы елның 28 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды.Мәгариф учреждениесе администрациясе хә...

Чаллы сәүдә-технология институты техникумга әйләнде. Агымдагы елның 28 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды.
Мәгариф учреждениесе администрациясе хәбәр иткәнчә, күчү Дәүләт аттестациясен узу һәм дәүләт үрнәгендәге дипломнарны билгеләнгән срокларда бирү регламентын үтәү зарурлыгына бәйле.
Белем бирү йортында яңа уку елында җыелачак укучылар саны кимемәячәк, дип ышандыралар.
«Без инде югары белемле белгечләрне укыту төркемнәрен җыймый идек. Шуңа күрә, асылда, бернәрсә дә үзгәрмәячәк», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га институт ректоры вазифаларын башкаручы Андрей Валушевич.
Чаллы сәүдә-технология институты 1972 елда Сәүдә-кулинария училищесы нигезендә булдырылган. Уку йорты әле көллияткә, әле лицейга әверелеп, статусын берничә тапкыр үзгәртә. Институт статусын 2007 елда алган була.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/183710/

Комментарийлар