Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы рәссамнәре «Татармультфильм» проектында катнаша

27 апрель көнне 15:00 сәгатьтә 2 нче Балалар сәнгать мәктәбе базасында анимация һәм иллюстрация буенча патриотлык һәм осталык дәресе уза, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.ТАССР оешуга – 10...

27 апрель көнне 15:00 сәгатьтә 2 нче Балалар сәнгать мәктәбе базасында анимация һәм иллюстрация буенча патриотлык һәм осталык дәресе уза, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
tatarmultfilm
ТАССР оешуга – 100 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында бәйрәм итү планын үтәү буенча чаралар әзерләгәндә «Татармультфильм» берләшмәсе Милли анимацион фильм төшерүне дәвам итеп, «Татарстан Гасыры-2» проектын тормышка ашыра. Анда Татарстан шәһәр, авыл һәм районнарының тарихы, мәдәнияте, архитектурасы һәм истәлекле урыннары тасвирлана. Балалар эшләренең иң яхшылары «Татарстан Гасыры-2» фильмына кертеләчәк.
 
 

Комментарийлар