
Шушы көннәрдә Бахрейн корольлеге делегациясе Чаллыда булып китте. Визитның максаты мөселман илләренә хәләл продукция җиткерү мөмкинлекләре турында фикер алышу иде. Әлеге чара барышында делегация вәкилләре “Чаллы-Бройлер” җәмгыятендә булып, анда кош итеннән хәләл ризык әзерләү шартлары белән таныштылар.
Юстиция министры ярдәмчесе һәм Бахрейн корольлеге вәкиле доктор Фәрид Якуб Әлмөфтәх коллективның эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Чаллы-Бройлер” кошчылык фабрикасының хәләл ризыклары, чынлап та иң югары стандартларга җавап бирә. Тәмле дә, экологик яктан чиста да,” – диде ул.
“Чаллы-Бройлер” предприятиесе – бүгенге көндә Мөселманнарның дини идарәсе тарафыннан ризыкның сыйфаты шәригать кануннарына җавап бирә һәм ислам динен тотучыларга ашарга ярый дигән рәсми рөхсәт бирелгән бердәнбер предприятие.
“Чаллы-Бройлер” цехларында бүген 50дән артык хәләл продукция әзерләнә. Тозланган, ысланган, пешкән тавык ите эшләнмәләре инде Россиядә генә түгел, чит иләрдә яшәүче мөселманнарның да яраткан ризыгына әйләнде. Ерак Бахрейн корольлегенең безнең тавык ите белән кызыксынуы – моңа менә дигән дәлил.
Комментарийлар