Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы мөселманнары матди хәле начар булган гаиләләргә биш тонна ризык тараткан

Яр Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче "Ихсан" хәйрия фонды  июнь аендагы эшләре турында мәгълүмат бирде.Мөселманнар хәер итеп биргән акчалар хисабына июнь аенда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә ак...

Яр Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче "Ихсан" хәйрия фонды  июнь аендагы эшләре турында мәгълүмат бирде.
Мөселманнар хәер итеп биргән акчалар хисабына июнь аенда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә акча күчерелгән; бер өлкән гаиләгә хастаханәгә бару һәм процедуралар үтү түләнгән; "Ятимгә булыш" проекты кысаларында бер ятим опекага алынган; биш тоннадан артык ризык матди хәле начар булган гаиләләргә таратылган; Алабуга балалар йорты ятимнәренә Ураза бәйрәме уңаеннан бүләкләр алынган; 30 шәһәрдәшкә акчалата ярдәм күрсәтелгән; "Җомга күчтәнәче" проекты кысаларында шәһәрнең "Утыз Имәни", "Җәмигъ", "Сөембикә" һәм "Ихлас" мәчетләрендә матди хәле начар булганнарга һәм өлкәннәргә 1065 камыр ризыгы һәм ипи таратылган.
 
https://pixabay.com

Комментарийлар