Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы мәчетләрендә хәләл турында дәресләр уздыралар

Татарстанның Чаллы шәһәре мәчетләрендә хәләллек буенча дәресләр дәвам итә, аларны шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары, ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммә...

Татарстанның Чаллы шәһәре мәчетләрендә хәләллек буенча дәресләр дәвам итә, аларны шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары, ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов алып бара, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
clipboard07-2
Бу дәресләр ризык өстәмәләре, хәләл товар җитештерүнең үзенчәлекләре хакында җитештерүчеләргә дә, алучыларга да мәгълүмат тарату максатыннан үткәрелә.
Дәресләрнең берсе “Нур-Ихлас” мәчетендә узган. Аның барышында Фоат хәзрәт хәләл хезмәтләр белән таныштырган, төп азык кушылмаларының кайсы хәләл, кайсы хәрам икәнлеге турында тәфсилләп сөйләгән, сорауларга җаваплар биргән. Сорауларның күбесе хайван продуктларыннан җитештерелүче желатин кебек катнашмалар буенча бирелгән.
“Хәләл” комитеты белгечләре хәләл продуктларның составын җентекләп өйрәнә. Шуннан соң гына теге яки бу оешмага хәләл товар җитештерүен раслаучы документлар бирелә.

Комментарийлар