Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы кызы ТР Шаяннар һәм тапкырлар клубы командалары фестивалендә иң яхшы актриса дип табылды

Башкалабызда чираттагы телевизион Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивале узды. Анда Татарстанның 77 шаяннар һәм тапкырлар коллективы чыгыш ясады, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Фото: Диана Мәгъсумова....

Башкалабызда чираттагы телевизион Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивале узды. Анда Татарстанның 77 шаяннар һәм тапкырлар коллективы чыгыш ясады, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
d3429260e0be469ff98977b3041a82f1 Фото: Диана Мәгъсумова.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча Гран-прига Казанның "Чикаго" командасы лаек булды, беренче урында Алабуганың "Системы зажигания"се, икенче урын Бөгелмәнең "Минем команда"сына ("Моя команда") һәм өченче урын Чаллы Дәүләт педагогика университеты командасы "Марат" ка эләкте.
 
"Марат" командасы катнашучысы Диана Мәгъсумова ШТК фестиваленең иң яхшы актрисасы дип игълан ителде.
 
 

Комментарийлар