Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы кызы Африка принцы белән гаилә корган

Чаллы кызы Алинә Африкадагы Гвинея иленең булачак короленең улына кияүгә чыккан.Алинә яраткан ире – Баки белән Кытайда танышкан. Хәзер инде аларның уллары Дэвид үсеп килә.Баки Конде Гвинея Республикас...



Чаллы кызы Алинә Африкадагы Гвинея иленең булачак короленең улына кияүгә чыккан.




f4b2c737a495a7c5cf74561ce1f1ea2d_XL


Алинә яраткан ире – Баки белән Кытайда танышкан. Хәзер инде аларның уллары Дэвид үсеп килә.



Баки Конде Гвинея Республикасының принцы булуына карамастан, Алинә кебек үк Кытайда яшәүне хуп күргән.
Алар үзара инглиз телендә аралашалар, Баки татарча берничә сүз белә, Дэвидны “улым” дип атый икән.
“Барысы да минем чит ил кешесенә чыгуымны беләләр иде, әмма аның Африкадан булуына бер дә риза булмадылар. Әбигә бик озак вакытлар берни әйтмәделәр. Әмма Баки белән кунакка кайткач, аны барысы да бик яраттылар, хәзер кияүләре өчен нишләргә белмиләр”, - дип сөйли Алинә.
Гаилә ике як халыкның да гореф гадәтләренә хөрмәт белән карый. “Булачак король 13 яшеннән 17 яшенә кадәр Африкада яшәргә тиеш. Мөгаен, безгә дә шунда күченеп китәргә туры килер”, - дип сөйләгән Алинә.

 
 
  “Вечерние Челны” газетасы


 

Комментарийлар