Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы «Кванториум»да шөгыльләнүчеләр геоинформатика буенча Бөтенроссия конкурсында беренче урыннарны алдылар

Автокаланың «Кванториум» балалар технопаркында геоинформатика буенча «Карта фестивале» Бөтенроссия конкурсы узды. Фестивальдә Россиянең 18 төбәгеннән 112 кеше катнашты: Барнаул, Кемерово, Бөек Новгоро...

Автокаланың «Кванториум» балалар технопаркында геоинформатика буенча «Карта фестивале» Бөтенроссия конкурсы узды. Фестивальдә Россиянең 18 төбәгеннән 112 кеше катнашты: Барнаул, Кемерово, Бөек Новгород, Түбән Кама, Абакан, Липецк, Воронеж, Калуга, Грозный, Екатеринбургтан.

Төп этапка чыгу өчен команда фестивальне оештыручыларга бик күп критерийлар буенча бәяләнә торган карта җибәрергә тиеш иде. Эшләр 5 номинация буенча бәяләнде:  "Балалар технопаркының иң яхшы картасы", "Төбәкнкң иң яхшы картасы", "Картографик дизайн", "Иң яхшы тикшеренү эше", "Стандарт булмаган карар". Моннан тыш, "Гран-При" номинациясе дә каралган, ул конкурс жюрилары күргәзмәгә килүчеләр тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Тамашачылар мәхәббәте призы".

Конкурс нәтиҗәләре буенча Чаллы командалары «Төбәкнең иң яхшы картасы» һәм «Картографик дизайн» номинацияләрендә беренче урыннар алдылар, шулай ук тамашачылар мәхәббәте призына ия булдылар.
 
http://nabchelny.ru/

Комментарийлар