Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы күгендә өчпочмаклы НЛОны видеога төшереп алганнар (ВИДЕО)

Билгесез очучы объект Чаллы өстеннән 6 июль көнне төнге унбердә очып узган, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.Интернетта социаль челтәргә әлеге видеоны урнаштырган  Александр Угрюмов белдерүенчә, роликны...

Билгесез очучы объект Чаллы өстеннән 6 июль көнне төнге унбердә очып узган, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
Интернетта социаль челтәргә әлеге видеоны урнаштырган  Александр Угрюмов белдерүенчә, роликның авторы үзенең кем икәнлеген яшерергә тели, әмма бу хәлне күзәтеп торган мизгелләр белән уртаклашкан:
«Без шәһәрнең 42/03 һәм 42/02 йортлары арасындагы балалар мәйданчыгында идек. Билгесез очучы объектны 42/02 йорты өстендә күреп алдык - өчпочмак формасында иде ул. Төнге күктә бу очкыч көл төсендә булып күренде. Аның алгы ягында бер уты яна, ә артта - ике. Утлары аска таба яктырта. Күпмедер вакыттан соң яктырткычлары белән өскә борылды һәм сулга табарак юнәлештә юкка чыкты."
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=9&v=btjOkfLe1uo[/embed]

Комментарийлар