Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы коткаручылары сигезенче каттан сикерүче наркоманны тотып калганнар

Әлеге гадәттән тыш хәл узган якшәмбе Түбән Кама шәһәренең Химиклар урамында урнашкан 9 катлы йортларның берсендә булган, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.42 яшьлек наркоманны якыннары фатирда бикләп кал...

Әлеге гадәттән тыш хәл узган якшәмбе Түбән Кама шәһәренең Химиклар урамында урнашкан 9 катлы йортларның берсендә булган, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
42 яшьлек наркоманны якыннары фатирда бикләп калдырганнар һәм ул 8 нче каттан сикерү белән янаган. Әлеге хәл килеп чыккан урынга Чаллы коткаручылары килеп җиткән. 9 нчы каттан төшүче коткаручылардан наркотиклардан исергән ир кача башлаган һәм аска сикергән. Бу вакытка җиргә янгын сүндерүчеләрнең махсус шундый очраклар өчен эшләнгән кабартылган зур мендәрне салып өлгергәннәр. Наркоман шуның өстенә килеп төшкән. Зур булмаган яралар белән аны хастаханәгә илткәннәр.
 
Фото: https://vestikamaza.ru
 

Комментарийлар