Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы киленнәрен бәйгегә чакыралар

Чаллыда "Уңган килен" конкурсы оештырылды. Ул "Чәкчәк бәйрәме" кысаларында 26 апрель көнне  "Нур" яшьләр үзәгендә узачак. Конкурста студент кызлар, 18-35 яшь аралыгындагы эшләүче яшьләр катнаша а...

Чаллыда "Уңган килен" конкурсы оештырылды.
 
Ул "Чәкчәк бәйрәме" кысаларында 26 апрель көнне  "Нур" яшьләр үзәгендә узачак. Конкурста студент кызлар, 18-35 яшь аралыгындагы эшләүче яшьләр катнаша ала. Гаризалар 2018 елның 24 апреленә кадәр mizgel1919@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.
Конкурста катнашучылар үзләре белән таныштыру өчен 5-7 минутлык визит карточкасы әзерләргә, чәкчәк пешереп алып килергә, иҗади номер белән чыгыш ясарга һәм үзләренең яраткан шөгыле турында сөйләргә тиеш булачак.
Бәйгене "Нур" яшьләр үзәге һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә "Мизгел" милли мәдәният клубы оештыра.
 

Комментарийлар