Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы Ипподромында көзге ярминкә үтәчәк

17 ноябрь көнне иртәнге сәгать 8 дән көндезге 3 кә кадәр Чаллы шәһәре Ипподромы территориясендә, елдагыча, авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу хакта Тукай районы газетасы хәбәр итә.Чарада Татарстан кул...

17 ноябрь көнне иртәнге сәгать 8 дән көндезге 3 кә кадәр Чаллы шәһәре Ипподромы территориясендә, елдагыча, авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу хакта Тукай районы газетасы хәбәр итә.






Чарада Татарстан кулланучылар оешмасы берлегенең 27 оешмасы катнашачак.

Ярминкәдә яшелчәләр, ит, сөт продуктлары, икмәк, макарон һәм кондитер товарлары тәкъдим ителәчәк. Ярминкә узу сәбәпле, үз продукциясе белән сату итүче крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәрләргә, үз бакчалары һәм өй янындагы участокларга ия булганнарга бу көнне  сәүдә урыннары Чаллы шәһәренең "Төзүчеләр" стадионында һәм "Южный" паркында биреләчәк.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/12/174937/

Комментарийлар