Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы гаиләләрендә Германия балалары яши

Давыдов исемендәге Чаллы гимназиясе Германиянең Йетцешуле (Jeetzeschule) мәктәбе белән берлектә укучылар һәм укытучыларны алмашу проекты оештырган, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы. Фото: https://vestik...

Давыдов исемендәге Чаллы гимназиясе Германиянең Йетцешуле (Jeetzeschule) мәктәбе белән берлектә укучылар һәм укытучыларны алмашу проекты оештырган, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.
218b16d54e16dfcfe66a9f6aa9bf0a6d Фото: https://vestikamaza.ru
Гимназиянең директоры Татьяна Сөнгатуллина һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вера Патракеева Чаллы укучыларының Германиядә, ә немец балаларының Татарстанда ничек белем алулары һәм яшәүләре турында сөйли.
«Мәктәпләр хезмәттәшлеге 2016 елның гыйнвар аенда башланды. Ул вакытта безнең чакыру белән Йетцешуле (Jeetzeschule) немец мәктәбе укытучылары килде», – ди мәктәп  директоры Татьяна Сөнгатуллина.
Бу ике мәктәп бер-берсенә бик охшаш. Икесе дә шәхси, икесе дә укучыларның үзбелемнәрен үстерү юнәлеше белән эшли.
«Баштарак безнең немец хезмәттәшләребез Татарстан турында бик аз беләләр иде, хәтта Казахстан белән бутыйлар иде. Хәзер инде без немец кунакларын дүрт тапкыр  Казанда каршы алдык. Беренче чиратта, аларны Кремль, Кол-Шәриф, Благовещенск соборы, Сөембикә манарасы, Бауман урамы кызыксындыра».
10f89ca26c671189086b40336f8e834e
Немец укучылары Чаллыга 10-12 көнгә килә. Шул вакыт эчендә алар Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең күренекле урыннары, "КАМАЗ" заводы белән танышырга өлгерә. Европа кунаклары 5 көн "Росинка" ял итү йортында була. Монда рус һәм татар телләрен өйрәнәләр, милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәт һәм йолаларыбыз белән танышалар.
Бу проектның тагын бер мөһим өлеше - немец укучылары Чаллы гаиләләрендә яши. Үз чиратында безнең балалар немец гаиләләрендә кунак була. Шулай итеп алар бер-берсе белән аралашырга өйрәнә, чит илнең үзенчәлекле якларын күрә, өйрәнә һәм яңа дуслар таба.
Быел бу ике мәктәп тугызынчы тапкыр очрашкан.
 

Комментарийлар