Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы фатирында Шүрәле яши

Чаллы шәһәренең бер фатирында 10лап шүрәле бар.Бөек шагыйребезнең адашы Габдулла Фәхразыев кечкенәдән төрле сыннар ясарга яраткан. Олыгайган саен бу мавыгуы чын-чынлап хоббига әйләнгән.Ә Шүрәлегә килг...

Чаллы шәһәренең бер фатирында 10лап шүрәле бар.
фахразыев
Бөек шагыйребезнең адашы Габдулла Фәхразыев кечкенәдән төрле сыннар ясарга яраткан. Олыгайган саен бу мавыгуы чын-чынлап хоббига әйләнгән.
Ә Шүрәлегә килгәндә, ул аны төрледән-төрле образларда сурәтли. Гадәти без күреп өйрәнгән "Шүрәле"дән алып урманның җыелма образына хәтле  бар.
"Төп эш коралларым: пычкы, балта, кискеч. Шүрәлене ясый башлавым аның образы балачактан безнең күңелләргә сеңеп калуыннан киләдер. Сынны ясый башлагач, яңадан-яңа фикерләр килә", - ди бизәүче рәссам Габдулла Фәхразыев.
Шүрәледән кала аның сыннары арасында Габдулла Тукайның "Су анасы", "Кызыклы шәкерт" кебек әсәрләренең персонажларын да күрергә була.
 
сыннар3
сыннар2
 
сыннар
 
 

Комментарийлар