Чаллы "Ефәк юлы" раллие узышчыларын каршылады
Бүген Чаллы шәһәре "Ефәк юлы" раллиенда катнашучы 100дән артык узышчыны каршылады. Алар төрле маркадагы җиңел һәм йөк машиналарында Муса Җәлил, Тынычлык, Сөембикә, Хәсән Туфан проспектлары аша уздылар...
Бүген Чаллы шәһәре "Ефәк юлы" раллиенда катнашучы 100дән артык узышчыны каршылады.

Алар төрле маркадагы җиңел һәм йөк машиналарында Муса Җәлил, Тынычлык, Сөембикә, Хәсән Туфан проспектлары аша уздылар. Әлеге мәртәбәле ярышта Россия данын "Камаз-Мастер" командасының 6 экипажы яклый. Спортчыларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, "КАМАЗ" АҖ генераль директоры урынбасары Илдар Шамилов сәламлап, уңышлар теләделәр.
Чаллының сәнгать осталары "Азатлык" мәйданында концерт куйдылар.
Быел ярышларда “КАМАЗ-мастер” командасы тәүге тапкыр халыкара экипаж вәкилләре белән чыгыш ясый. Бер экипажда Кытай кешеләре – пилот Хоу Хуннин һәм штурман Шэнь Синьга Россия механигы Андрей Мокеев ярдәм итәчәк. "Ефәк юлы-2016" 24 июльдә Пекинда тәмамлана.

Комментарийлар