
Чаллының М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә җирле халыкларның милли мәдәниятен һәм әдәбиятын чагылдырган фестиваль “Чишмә” Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә икенче тапкыр үткәрелә. Бу юлы аның программасы алты мавыктыргыч әдәби-музыкаль мәйданчыкны колачлады. Аларның һәрберсендә тематик китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Әйтик, “Китап укучы Чаллы” мәйданчыгында бу төбәктә яшәүче төрле милләт шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашулар узды, шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон эшләде. “Түгәрәк өстәл” артында китап укуны популярлаштыру, яшьләрне китапханәләргә җәлеп итү турында украин язучысы Валентина Садовникова, әрмән шагыйрәсе Лариса Отиева, башкорт язучысы Хәмит Латыйф һәм Чаллы шәһәренең башка күп кенә язучылары үз фикерләре белән уртаклашты.
Милли аш-суга багышланган “Самавыр – өстәл күрке” мәйданчыгында үлән чәйләре эчәргә, төрле халыкларның рецепты буенча пешерелгән коймак, татар һәм башкорт чәк-чәгеннән авыз итәргә мөмкин булды. Ә “Этнодөнья” мәйданчыгы һәр халыкның бай һөнәрчелеге белән танышты. Чаллының 15нче Балалар иҗат үзәге укытучылары халык бизәкләрен, курчаклар ясарга өйрәтте. Милли уеннар һәм биюләр белән кызыксынучыларның игътибарын “Кама буенда күңел ачулар” мәйданчыгы җәлеп итте. Кунаклар үзешчән артистларга кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп ял итте.
Чаллы мәктәпләрендә төрле милләт балалары укуын истә тотып, китапханәдә Комсомол районы мәктәпләре арасында милли йолаларны һәм традицияләрне белүгә турнир оештырылды. Укучылар яшьтәшләренә Кама буе халыкларының мәдәнияте, йолалары һәм традицияләре турында мәгълүмат бирде.
“Рәхим итегез Матенадаранга!” исемле мәйданчыкта борынгы гарәп графикасында, иске имляда һәм иске славян язулы китаплар, кулъязмалар күргәзмәсе белән танышып булды. Шулай ук дөньякүләм билгеле борынгы кулъязмаларны саклау урыны – “Матенадаран”ның тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләп, әрмән җәмгыяте вәкилләре Шушаник Серджониковна белән Наны Ворошилова бәйрәм кунакларына видеофильм күрсәтте. Наны Ворошилова ана теле һәм милләте белән горурлану хисләрен яшермичә әрмән телендә яраткан шигырьләрен укыды.
“Мәдәни мирас” мәйданчыгында үткән чаралар, “Сарасвати” һинд театры студиясе белән берлектә “Anoixi” яшьләр этнографик театры куйган музыкаль спектакль быелгы фестивальгә йомгак ясады.
Фестиваль кысаларында, Чаллыда гомер итүче 80гә якын милләтнең дуслыгын чагылдырган балалар рәсем бәйгесе үткәрелгән иде. Бәйгегә 200дән артык хезмәт кабул ителде. Фестиваль көнендә әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылып, җиңүчеләр бүләкләнде. Балаларга күргәзмәдә үз рәсемнәрен күрү аеруча куанычлы булды.
Шулай итеп, иң мөһиме – Чаллы җирендә көн күрүче милләтләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылган фестивальдә һәр халык газиз ана телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә алды.
Комментарийлар