Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты «WorldSkills» чемпионатында алтын медаль яулады

Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетында укучы бишенче курс студенты Алинә Мәҗитова Мәскәүдә узган "WorldSkills" стандартлары буенча II һөнәри осталык  вузара милли чемпионатында...

Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетында укучы бишенче курс студенты Алинә Мәҗитова Мәскәүдә узган "WorldSkills" стандартлары буенча II һөнәри осталык  вузара милли чемпионатында катнашты.


be22d3bdf3d57ef2c51acddbbb9659b5

Бәйге 44 компетенциядә узды, финалда РФның 43 субъектыннан 93 югары белем бирү оешмасы чыгыш ясады, дип хәбәр итә ЧДПУ матбугат хезмәте. Ярышлар нәтиҗәсе буенча, Алинә "Төп һәм урта белем бирү мәктәбендә укыту" компетенциясендә иң яхшысы дип табылды. Тикшерү комиссиясе аның сыйныфтан тыш чара, дәрес уздыру, ата-аналарга видеомөрәҗәгать һәм интерактив лекция ясау осталыгын бәяләде. Студентны әлеге бәйгегә роман-алман телләре кафедрасы доценты Радионова Светлана Александровна әзерләде.
53fa1985b5e829215f6a0901138eb1fd

Фото: https://vestikamaza.ru

Комментарийлар