Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы дәүләт курчак театры "Ел хәйриячесе-2017" конкурсы лауреаты булды

Татарстанда ХI "Ел хәйриячесе-2017" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Фото://nabchelny.ruШул уңайдан, Республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар...

Татарстанда ХI "Ел хәйриячесе-2017" республика конкурсына нәтиҗә ясалды.
ggg Фото://nabchelny.ru
Шул уңайдан, Республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында тантаналы чара узды.
Чаллы дәүләт курчак театры "Коммерция булмаган оешма" номинациясендә мактаулы диплом белән бүләкләнде. 2015 ел нәтиҗәләре буенча да коллектив әлеге конкурста җиңүчеләрнең берсе булган иде.
Шактый озак еллар буена театр коллективы аерым бер социаль төркемгә караган балаларны өстәмә реабилитацияләү һәм аралашу күнекмәләрен оптимальләштерү буенча инклюзив проектлар эшләүгә юнәлтелгән актив эшчәнлек алып бара.
Театрның директоры Зөһрә Митрофанова тырышлыгы белән узган ун ел эчендә Чаллы дәүләт курчак театрында инвалид балалар, ятим һәм начар хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшләү системалаштырылган. Төрле акцияләр үткәрү коллектив эшчәнлегенең бер юнәлешенә әйләнде.
Һәр сезонда курчак театры атна саен спектакльләргә түләүсез урыннар булдыра, актив рәвештә "Инвалидлар җәмгыяте", "Балалар йорты", "Асылташ" приютында тәрбияләнүче балаларга, Чаллыда һәм якын-тирә шәһәрләргә үзләре барып спектакльләр күрсәтә.
 

Комментарийлар