Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы бассейнында бала үлемендә гаепле дип шикләнелгән кешеләр тоткарланган

Чаллы шәһәрендә 19 ноябрьдә 11 яшьлек бала иптәш кызы белән бассейнга килә. Күпмедер вакыттан дусты кызның югалуын абайлап, бу хакта инструкторга хәбәр итә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, фаҗига җаваплы затны...

Чаллы шәһәрендә 19 ноябрьдә 11 яшьлек бала иптәш кызы белән бассейнга килә.
5835338e5d28e1479881614384
Күпмедер вакыттан дусты кызның югалуын абайлап, бу хакта инструкторга хәбәр итә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, фаҗига җаваплы затның балигъ булмаган баланы бассейнда караучысыз калдырганы аркасында килеп чыга. Бассейн тирәнлеге 3,5 м тәшкил итә.
11 яшьлек кызның үлемендә гаепле дип шикләнелгән хезмәткәрләр кулга алынган.
Болар – “Афина” спорт-күңел ачу үзәгенең 34 яшьлек администраторы Олеся Шадрина һәм бассейн директорының бизнес үсеше буенча урынбасары 53 яшьлек Наталья Мавренко.
Шул рәвешле, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 2 нче часте (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтеп, саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
Кулга алынган ханымнарның икесе дә җинаять кылуга катнашы булуын тулысынча таныган. Фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия ТКның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар