Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы башкарма комитетында яңгырдан соң урамнарны су басуга карата аңлатма бирделәр

Мэриядә узган брифинг вакытында Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең юл хуҗалыгы бүлекчәсе мөдире Лиана Мусина белдерүенчә, кичә барлык җиде насос станциясе һәм яңгыр кабул итү челтә...

Мэриядә узган брифинг вакытында Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең юл хуҗалыгы бүлекчәсе мөдире Лиана Мусина белдерүенчә, кичә барлык җиде насос станциясе һәм яңгыр кабул итү челтәрләре бар көченә эшләде.
Эшчеләрнең барысы да үз урыннарында булганлыгын һәм су җыелган саен барлык насосларның кабызылган булуын да искәртте ул. Сәгать ярым вакыт эчендә гадәттәгедән биш тапкыр артыграк явым төште. Шул сәбәпле, проблемалы участоклар барлыкка килде. Кич белән әлеге участоклардан су суыртылды.
"Метеохезмәт мәгълүматлары буенча кичә сәгать ярым эчендә гадәттәгегә караганда биш тапкырга артыграк явым-төшем күзәтелде, – ди Мусина. – Яңгыр вакытында барлык булган җиде насос станциясе һәм яңгыр кабул итү челтәрләре бар көченә эшләде. Әмма яңгыр суы артык күп булу сәбәпле, насосларның көче җитмәде. Кичен җыелган сулар суыртылып бетте".
Шулай ук Лиана Мусина хәбәр итүенчә, насос станцияләрендә капиталь ремонт планлаштырыла, шундый гадәттән тыш хәлләр тагын кабатланмасын өчен, торбаларны алыштыру ниятләнгән. Әмма вакыты әлегә төгәл билгеле түгел.
Ул арада чаллылылар исә су басу күренешләрен кызыклы фотоколлажларда чагылдыра.
45212add97ef2e6002fb89142c3587dd Фото: https://vestikamaza.ru
 
 

Комментарийлар