Cәүдә үзәкләрендәге кинотеатр һәм балалар күңел ачу залларын беренче катта урнаштырырга мәҗбүр итәчәкләр
Cәүдә үзәкләрендәге кинотеатр һәм балалар күңел ачу залларын беренче катта урнаштырырга мәҗбүр итәчәкләр.Бу хакта Дәүләт Думасының куркынычсызлык буенча комитет рәисе урынбасары Анатолий Выборный сөйл...
Cәүдә үзәкләрендәге кинотеатр һәм балалар күңел ачу залларын беренче катта урнаштырырга мәҗбүр итәчәкләр.
Бу хакта Дәүләт Думасының куркынычсызлык буенча комитет рәисе урынбасары Анатолий Выборный сөйләде.
“Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты каршындагы комиссия эше язгы сессиядә төгәлләнер дип өметләнәм. Кинотеатр һәм балалар күңел ачу комплексларын беренче катка күчерү буенча карарлар булыр. Уйлавымча, ел ахырына бу эш төгәлләнер һәм быел сәүдә үзәкләре тиешле үзгәрешләрне кертер”, - дип сөйли ул “Россия-1” телеканалына биргән интервьюсында.
Шулай ук Выборный хезмәт күрсәтүдә куркынычсызлык кагыйдәләре бозылган очракта җәзага тартуны көчәйтү дә планлаштырыла дип белдерде.

Комментарийлар