Логотип «Мәйдан» журналы

Cәүдә үзәгендә янгын чыкса нишләргә?

Чаллы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Галиуллин сәүдә үзәгендә янгын чыккан очракта гражданнарга үз-үзләрен тоту буенча киңәшләрен бирә."Сәүдә үзәкл...

Чаллы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Галиуллин сәүдә үзәгендә янгын чыккан очракта гражданнарга үз-үзләрен тоту буенча киңәшләрен бирә.
"Сәүдә үзәкләре - хәзерге вакытта иң күп кеше йөри торган җәмәгать урыннарының берсе. Әлбәттә инде, анда йөрүче бер кеше дә янгын чыгар дип уйламый.  Шулай да сәүдә үзәгендә йөргәндә үз маршрутыңны истә калдырырга кирәк, чөнки экстрен рәвештә бинадан чыгып китәргә туры килергә мөмкин.  Нинди кибетләр яныннан узганыгызны исегездә калдырырга тырышыгыз, төп һәм запас эвакуация ишекләренең кайда урнашканына игътибар итегез - алар, гадәттә, аерым язулар яисә махсус билгеләр белән күрсәтелә: йөгереп баручы кеше, ук рәсеме һәм башкалар. Сәүдә үзәгендә вакытта янгын чыкканын яисә төтен исен сизеп алсагыз, иң беренче кагыйдәне үтәгез - тынычлык саклагыз, паникага бирелмәгез.
Әгәр дә бу сәүдә үзәге сезгә яхшы таныш икән, иң куркынычсыз маршрут буенча чыгып китәргә тырышыгыз. Куркыныч янамый торган урыннан янгын сүндерүчеләргә шалтыратыгыз.

  • Төтен күп чыккан урынга бармагыз.

  • Биегрәк катларга менмәгез.

  • Ерактарак урнашкан бүлмәләргә качмагыз.

  • Янгын вакытында лифтка утырмагыз - аны туктатырга мөмкиннәр.

  • Иң мөһиме, сулыш әгъзаларын саклау. Моның өчен юеш (су белән чылатырга мөмкинлек булмаса, коры да ярый)  чүпрәк белән авыз-борынны капларга кирәк.

  • Аскарак төшәргә тырышыгыз - төтен аста азрак була, ул астан өскә таба җәелә.

  • Төтен күп булып, күз күреме начар булса, стеналарга тотыныгыз, алардан ераклашмагыз.

  • Чыгу юлына якынлашканда температура югарырак икәнен сизсәгез, кире борылыгыз.

  • Әгәр дә киемгә ут капса, беркайчан да йөгерергә ярамый, чөнки ялкын тагын көчәячәк. Бу очракта янучы киемне салып атарга тырышырга кирәк, ялкынны туктату өчен идәндә тәгәрәргә кирәк."


 
 
Чыганак: https://vestikamaza.ru

Комментарийлар