Логотип «Мәйдан» журналы

Cавым терлекләре өчен халыкка түләнәсе бюджет акчасы районнарга күчерелгән

Татарстан районнарына гражданнарның шәхси хуҗалыкларындагы савым сыерлары һәм кәҗәләре өчен бюджет акчасы күчерелгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр...

Татарстан районнарына гражданнарның шәхси хуҗалыкларындагы савым сыерлары һәм кәҗәләре өчен бюджет акчасы күчерелгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
1471168773_korova-pasetsya
Әлеге финанс ярдәме савым сыерлары, кәҗәләр баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен арттыру,  халыкның мәшгульлеген һәм керемен арттыру максатыннан күрсәтелә.
Ведомство белдерүенчә, субсидия бер баш савым сыерына 3 мең сум, савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә өчен 1 мең сум күләменнән түләнәчәк.
Савым сыерлары өчен барлыгы 320 млн сум күчерелгән, савыла торган кәҗәләр һәм 1 яшьтән өлкәнрәкләр өчен - 36 млн сум.

Комментарийлар