Cалават Фәтхетдинов: ярышларда иң яхшы призны 22 нче урын иясе алачак
Ел саен Чаллыда уза торган "Салават кубогы"на автомобиль ярышлары быел 22 нче тапкыр үткәрелә. Фото: https://kazanfirst.ru16, 17 һәм 18 февраль көннәрендә шәһәр ипподромына Россиянең 15 шәһәреннән 51...
Ел саен Чаллыда уза торган "Салават кубогы"на автомобиль ярышлары быел 22 нче тапкыр үткәрелә.
Фото: https://kazanfirst.ru
16, 17 һәм 18 февраль көннәрендә шәһәр ипподромына Россиянең 15 шәһәреннән 51 узышчы җыелачак. Иң күп катнашучылар Удмуртиядән, шулай ук Казан, Тольятти һәм Самара шәһәрләреннән дә спортчылар килү көтелә. Чаллы быел ярышларда тәкъдим ителмәде, дип белдерде пресс-конференциядә оештыручы, җырчы Салават Фәтхетдинов.
Беренче тапкыр ярышлар дүрт класста узачак: "N-1600" зачет төркемендә Россия Чемпионаты, "Милли" зачет төркемендә Россия кубогының икенче этабы, "А-1600" зачет төркемендә Татарстан Чемпионатының икенче этабы һәм "Салават Кубогы".
Ярышларда Россиянең иң көчле узышчылары, шул исәптән Рәис Миңнеханов, Дмитрий Брагин, Тимур Тимерҗанов, Айдар Нуриев, Павел Кальманович катнашырга теләк белдерде. Узышларда катнашачак иң популяр автомобиль Россиядә җыелган Kia Rio булачак.
- Без һәрвакыт иң соңгы килгән спортчыны бүләкләдек, - дип белдерде Салават Фәтхетдинов. – Быел 22 нче тапкыр үткәрелү сәбәпле, иң яхшы призны да 22 нче булып килгән ярышчыга тапшырачакбыз.
Салават Фәтхетдинов Чаллыга 15 яшьлек улы Рөстәм белән киләчәк.
"Салават Кубогы" ел саен 15-20 мең тамашачыны җыя. Ярышларда катнашу өчен түләнгән акчалар традиция буенча Чаллының Балалар йортына тапшырылачак.

Комментарийлар