Логотип «Мәйдан» журналы

Быелгы язда модада нинди киемнәр булачак?

Бу язда асимметрия, деним һәм минимализмга өстенлек биреләчәк.Модада шакмаклы итәкләр һәм чалбарлар кала бирә. Ярым үтәкүренмәле күлмәкләр, итәк һәм блузкалар, шулай ук ялтыравыклы тукымадан тегелгән...

Бу язда асимметрия, деним һәм минимализмга өстенлек биреләчәк.
Модада шакмаклы итәкләр һәм чалбарлар кала бирә. Ярым үтәкүренмәле күлмәкләр, итәк һәм блузкалар, шулай ук ялтыравыклы тукымадан тегелгән кием-салым да актуаль булачак. Чәчәкләр төшерелгән тукыма да киемнәрдә еш кулланылачак.
6d787db5dc2d251bef50fdf6462635f6
Итәкләрнең миди озынлыктагылары модада. Алар ярымкояш, шифон яки плиссе булырга, шул ук вакытта кыеклап тегелгән, воланлы булырга мөмкин.
 
Быел модага ирләр стилендәге чалбар һәм чалбарлы костюмнар кире кайта. Алар клеш яки киңчел итеп тегелгән булачак.
Элеккечә оверсайз-свитерларга өстенлек бирелә, алар төрле формада: V-сурәтендәге яисә түгәрәкләп киселгән, водолазка кебек якалы да булырга мөмкин.
 
Үтәкүренмәле пластик һәм лакланган экотиредән булган киемнәр популяр булачак.
Узган гасырның 80 нче елларыннан, мәсәлән, леопард, тигр, зебраны хәтерләтүче бизәлеш үрнәкләре кире кайта. Әлеге принт белән аяк киеме дә кияргә мөмкин булачак. Шулай да, иң мөһиме - артыгын кыланмаска һәм баштанаяк зебра булып киенмәскә кирәк.
Язгы сезонның тагын бер тренды - джинсылар.
Спорт стилендәге киемнәр дә үз урынында кала.
Язын шарф яисә каеш урынына свитер яки күлмәкне билгә яки иң өстенә куеп йөрергә мөмкин булачак. Бахрома быел озынрак итеп кулланылачак.
2018 елның яз-җәй сезонында иң төп төс буларак янып торган шәмәхәне атыйлар. Ул барлык кием-салымда, бизәнү әйберләрендә, аяк киемендә, сумкаларда актуаль булачак. Шулай ук ал төснең "язгы крокус" һәм "ал лаванда" төсмерләре модада.
Салкынча көннәрне плащлар кию кулай. Алар томат, аксыл шәмәхә, диңгез төсендә булса яхшы.
Сумкаларга килгәндә, берничә сезон рәттән билгә куеп йөри торганнары модада, ә менә озын нечкә баулы сумкалар үткәндә кала.
Быелгы язда 2-3 сантиметрлы платформадагы оксфорд, шулай ук киң үкчәле яссы борынлы аяк киеме яки нечкә үкчәле очлаеп торган борынлы ботильоннар модада булачак.
 
Чыганак: http://chelny-izvest.ru

Комментарийлар