Логотип «Мәйдан» журналы

Быелгы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп яңалыгы билгеле булды

26 апрель көнне 16:00 сәгатьтә Казан шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсе ясалачак һәм гала-концерт узачак. Акция– татар яшьләре энтузиастлары тарафыннан белдерелгән үзенә күрә гражда...

26 апрель көнне 16:00 сәгатьтә Казан шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсе ясалачак һәм гала-концерт узачак. Акция– татар яшьләре энтузиастлары тарафыннан белдерелгән үзенә күрә гражданлык инициативасы.
Быел ул берничә чарадан тора: “Татар-Дозор - 2018” квест-уены,“Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру, Bez.tatar икетеллелек рейтингы, Татарстан мәктәпләрендәге бәйге һәм Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән музыкант Илья Барамия танылган “АИГЕЛ”дуэты катнашында Бауман урамында узачак концерт.
22 апрельдә тугызынчы тапкыр “Татар-дозор 2018” квест-уены уздыралачак. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара: квестны беренче тапкыр үткәргән елда командалар саны 5-7 булса, быел, сайлау турыннан үтеп, урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 30, Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 10 команда катнаша.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты 26 нчы апрель (пәнҗешәмбе) - Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар да була.
Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.
Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Казанда беренче тапкыр башкорт рок-төркеме “Бүреләр” чыгыш ясаячак. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән Tatar__Boy, Әдилә Әхмәтовабелән Abadeli төркеме һәм Ramilya Upчыгыш ясаячак. Гала-концертның – танылган татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина һәм биюче, хореограф, “Алтын Битлек” премиясеналучы Нурбәк Батулла.
Концерт хедлайнеры - Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты – 2017 елның иң танылган музыкаль проекты. “1190” альбомына кергән “Татарин” җырының клибын (шулай ук “Вечерний Ургант” эфирында да яңгыраган) 2,7 миллионнан артык тапкыр караганнар.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Комментарийлар