Логотип «Мәйдан» журналы

Быелгы Чәчәкләр фестивалендә нәрсә белән гаҗәпләндерергә җыеналар?

Быел, август ахырында узучы «Акварель – 2018» чәчәкләр фестивалендә, чаллылылар һәм шәһәр кунакларын яңа композицияләр белән гаҗәпләндерергә җыеналар, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Оештыручы...

Быел, август ахырында узучы «Акварель – 2018» чәчәкләр фестивалендә, чаллылылар һәм шәһәр кунакларын яңа композицияләр белән гаҗәпләндерергә җыеналар, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Оештыручылар белдерүенчә, иң зур әһәмият вертикаль яшелләндерүгә биреләчәк. Быелгы чәчәк фестиваленең темасы да моңа ишарәли. Шул турыда карар 2018 елның 20 апрелендә имзаланган иде.
Вертикаль яшелләндерү – ул бакчаларда гына кулланыла торган бизәү ысулы түгел, ә балкон, бина алларын бизәү ысулларының берсенә әйләнде. Әлеге яшелләндерү алымы, тулысынча чәчәкләрдән генә торучы диварны хәтерләтә.
Быел чаллылылар өчен яңа конкурслар әзерләнгән: «Яшел дивар», «Чәчәкләрдән үрелгән картина», «Чәчәкле багана яки арка» («Иң яхшы букет» конкурсы урынына), «Вертикаль бакча» (бакча яратучылар өчен «Искиткеч уңыш» конкурсы урынына), «Иң матур бизәлүче керү урыннары», «Чәчәк атучы йорт».
Соңгы ике номинациядә балкон, йорт тәрәзәләрен, бина фасадларын, өй каршындагы территорияне гөл-чәчәкләр белән бизәүгә, аларның эчтәлегенә игътибар биреләчәк.
«Чәчәк атучы йорт» номинациясендә катнашучыларны ике төркемнән: муниципаль учреждение һәм коммерция оешмалары арасыннан сайлап алачаклар.
Тагын бер оригиналь конкурс номинациясе – «Вертикаль бакча». Анда бакча яратучылар үз участокларында савытта үстерелгән 1,5 метр биеклектәге гөлләрен тәкъдим итә алачак. Хәзерге вакытта «Акварель – 2018» чәчәк фестивален үткәрү буенча зур әзерлек бара. Конкурска тәкъдим ителгән композицияләргә 30 август – бәйрәм көнендә йомгак ясалачак. Узган елдагы кебек фестиваль мәйданның Яр буе паркында узачак.

Комментарийлар