Логотип «Мәйдан» журналы

Быел язгы чакырылышта Татарстанның 10 егете Президент полкына озатыла

2019 елның июнендә 10 татарстанлы Президент полкына китәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Баш Хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.Ул Казан һәм Чаллыда егетләрнең инде сай...

2019 елның июнендә 10 татарстанлы Президент полкына китәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Баш Хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.
Ул Казан һәм Чаллыда егетләрнең инде сайлап алынганын хәбәр итте. "Былтыр, шулай ук, 10 егет җибәрелгән иде. Ел саен көзге һәм язгы чакырылышларга унар кеше сайлыйбыз. 2010 елдан бирле 261 егет Кремльгә Президент полкына озатыла", - диде Погодин.
Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә егетләрнең буйлары 175 см ким булмавы, яхшы, тәрбияле гаиләдән булуы шарт икәнен әйтте.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/02/183747/

Комментарийлар