Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Татарстанда ашыгыч ярдәм машиналары паркы яңартылачак

2019 елда Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме автопаркы яңартылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР П...

2019 елда Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме автопаркы яңартылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Быел Татарстанда ашыгыч ярдәм машиналары паркы яңартылачак
Бюджеттан бу максатларга 865 млн сумга якын акча бүлеп бирелә. «Бу халыкка медицина ярдәме күрсәтү үтемлелеге һәм күләмнәрен арттырачак, җитди авыруларны башлангыч чорда ачыклау мөмкинлеге бирәчәк», - диде Песошин.
Аның сүзләренчә, 2018 елда сәламәтлек саклау системасы үсешенә 65 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 24 млрд сумы республиканың гомуми бюджетыннан.
Песошин сырхауханәләрне төзекләндерү һәм заманча җиһазлау буенча ике еллык эш тәмамланганын искәртте. 207 сырхауханәне капиталь ремонтлау өчен 7 млрд 800 млн сум акча тотылган. Ул авыл җирлегендә беренчел медицина ярдәме челтәрен үстерү кысаларында, 48 ФАП, 11 табиб амбулаторие төзелгәнен, 7 объектта капиталь ремонт үткәрелгәнен әйтте.
Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, югары технологияле медицина ярдәмен былтыр 22 меңнән артык кеше алган.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/185005/

Комментарийлар