Быел татар теле буенча республикакүләм олимпиадасында 170кә якын бала катнашкан
Быел татар теле буенча республика олимпиадасында барлыгы 170кә якын бала катнашкан. Бу хакта олимпиаданың рәисе, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һəм мәгариф югары мәктәбенең директор урынбасары Дами...
Быел татар теле буенча республика олимпиадасында барлыгы 170кә якын бала катнашкан. Бу хакта олимпиаданың рәисе, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һəм мәгариф югары мәктәбенең директор урынбасары Дамир Хөснетдинов хəбəр итте.

“Татар теле буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына барлыгы 170кә якын бала килгән. Шулар арасыннан сиксәне – җиңүче һәм призер. Һәр класста бер җиңүче була, калганнары – призер. Димәк, дүртенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр алсак, берешәр җиңүче, калганнары – призер була”, - диде ул.
“Олимпиаданың иң яшь катнашучылары – дүртенче сыйныфлар. Быел финалга барлыгы унбер бала үткән. Бу нәтиҗә бик тә шатландыра. Балаларда татар теленә булган мәхәббәт артканнан арта баруы сизелә”, - ди Дамир Хөснетдинов.
“Узган еллар белән чагыштырганда аерма юк, катнашучылар саны якынча шул ук. Олимпиаданың әгъзалары белән киңәшләшкәннән соң, тугыз, ун һәм унберенче сыйныф укучылары бик җитди әзерләнгәннәр дигән нәтиҗә ясадык. Безне үзләренең җаваплары белән шаккаттырдылар”, - диде ул.

- Олимпиаданың беренче туры мәктәптә, икенче туры район күләмендә, ә шул этапларда иң югары балл җыйган бала республика этабына үтә.

Комментарийлар