Логотип «Мәйдан» журналы

Быел кыш айларында уртача айлык температура нормада яки нормадан югары булачак

Быел ноябрь-февраль айларында һава торышының уртача айлык температурасы нормада яки нормадан югары булачак. Бу хакта КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “Татар-информ...

Быел ноябрь-февраль айларында һава торышының уртача айлык температурасы нормада яки нормадан югары булачак. Бу хакта КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “Татар-информ” матбугат агентлыгында кышкы һава торышына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.


Быел кыш айларында уртача айлык температура нормада яки нормадан югары булачак


КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, декабрьдә норма буенча уртача айлык температура минус 8 градус, гыйнвар аенда минус 12 градус тәшкил итә.

“Иң салкын ай булып гыйнвар ае санала. Ләкин бу гел алай булып тормый. Февраль дә булырга мөмкин. Бездә уртача континенталь климат. Димәк, иң җылы ай июль белән иң салкын ай гыйнвар арасында температураның төшүе якынча 32-33 градус”, - диде Юрий Переведенцев.
“Ноябрь-декабрь айларында һава торышы күбесенчә Атлантик циклон йогынтысына бәйле. Себер антициклоны йогынтысында һава торышы суык, коры, аяз була”, - диде ул.

Фото: Михаил Захаров, Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/05/196452/

Комментарийлар