Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Казанда трансплантология ясый торган икенче үзәк ачылачак

Бавыр трансплантологиясенең икенче үзәге җәй башында Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында ачылачак. Бу хакта «Татар-информ»га клиниканың хирургия буенча баш белгече Александр Анисимов сөйл...

Бавыр трансплантологиясенең икенче үзәге җәй башында Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында ачылачак. Бу хакта «Татар-информ»га клиниканың хирургия буенча баш белгече Александр Анисимов сөйләде.
«Бүген без лицензия алу буенча актив эшлибез. Кирәкле барлык документлар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында. Язга яки җәй башына без бу мәсьәләне хәл итәрбез дип өметләнәбез. 1 млн кешенең чама белән егермесе бавыр күчереп утыртуга мохтаҗ. Татарстан халкына күчереп исәпләсәк, бу 3 млн 800 мең кеше. Елына сиксәнләп кеше бавыр күчереп утыртуга мохтаҗ дигән сүз», — дип аңлатты хирург.
Шәһәр клиник хастаханәсенең берничә белгече академик В. И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнарның Милли медицина тикшеренү үзәгендә һәм Н.В. Склифосовский исемендәге Мәскәү шәһәре ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институтында өйрәнүләр узган инде.
«Мәскәүнең алдынгы федераль үзәкләрендә трансплантология буенча дүрт хирург, ике анестезиолог-реаниматолог, гастроэнтеролог һәм операция шәфкать туташы өйрәнүләр узды. Быел патологоанатомнарны, сәламәтлек саклауны оештыручыларны әзерләү планлаштырыла. Гомумән алганда, команда турында сөйләсәк, бу процесска 12-15 кеше җәлеп ителәчәк», - дип билгеләп үтте белгеч.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/14/182601/

Комментарийлар