Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Казан театрлары җәй көне дә эшләячәк

Камал театры 11 спектакль күрсәтергә җыенса, Тинчурин театры 10 спектакль куярга планлаштыра.Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. М.Җәлил ис. опера һәм балет театрында футбол буенча д...

Камал театры 11 спектакль күрсәтергә җыенса, Тинчурин театры 10 спектакль куярга планлаштыра.
Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. М.Җәлил ис. опера һәм балет театрында футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә «Шаляпин. Нуриев. Казан» исеме астында халыкара фестиваль узачак. Әлеге фестивальгә Әрмәнстан, Италия, Грузия, Украина йолдызлары чакырылган.
Качалов исемендәге рус театрында «Укрощение строптивой», «Глумов», «Женитьба», «Дядюшкин сон» кебек спектакльләр куелыр дип көтелә.
Татар театры белән танышырга теләүчеләр исә Камал һәм Тинчурин исемендәге театрларга килә алачак. Камаллылар дөнья чемпионаты вакытында барлыгы 11 спектакль куячак. Тинчурин театрында исә 10 спектакль көтелә икән. Кем белә, бәлки Испания, Австралия, Колумбия фанатлары да татар театры белән танышып чыгарга теләр әле.

Комментарийлар

Реклама