Логотип «Мәйдан» журналы

Буяу табы бетәме?

Киемгә күптән буялган майлы буяуны, яки лакны бензинга скипидар яисә ацетон (бертигез өлеш­тә) кушылган катнашма белән бетереп була. Тапка шул катнашманы сөртеп, 20-30 минут тотарга, аннары бу урынны...

Киемгә күптән буялган майлы буяуны, яки лакны бензинга скипидар яисә ацетон (бертигез өлеш­тә) кушылган катнашма белән бетереп була.
Тапка шул катнашманы сөртеп, 20-30 минут тотарга, аннары бу урынны шул катнашмага манылган чүпрәк белән ышкырга кирәк. Тик шуны истә тотыгыз: нинди генә чара куллансагыз да, иң элек киемнең эчке ягындагы бөкләнгән өле­шенә сөртеп карагыз. Киҗе-мамык, йон һәм ефәк тукымага тигән тапка җылытылган глицерин, яки глицерин белән денатурланган спирт сыекчасы (бертигез өлештә) сөртеп карагыз. Берничә минуттан соң, тапка берничә тапкыр глицерин буялган мамык куегыз. Соңыннан чиста суга манылган мамык белән тазартыгыз. Ак тукымадан тапны бертигез өлештә кушыл­ган скипидар, нашатырь спирты һәм акбур порошогы, яки коры кызыл балчык катнашмасы белән бетерергә мөмкин. Тапка катнашманы сөртеп, берничә сәгать тотарга, шуннан аны тазартып, бензин, ацетон яисә скипидар белән ышкырга кирәк. Маляр лагы буялган очракта тапны ацетон (ике өлеш) һәм денатурланган спирт (бер өлеш) катнашмасы белән бетерергә була. Әгәр кул астында мондый чаралар юк икән, майлы идән буявын үсемлек мае белән чистартып карагыз. Башта буяуны агач таякчык, яки шпатель белән тукымадан кырып төшерегез, аннары ту­кыманың кире ягыннан үсемлек мае сөртеп, ярты сәгать тотыгыз. Шулай эшләсәгез, тап җиңел юылыр.Тагын бер ысул: акмай белән порошоктан ясал­ган катнашма. 20 грамм чамасы йомшартылган акмайга кул белән юу өчен тәгаенләнгән кер порошогы кушыгыз. Шуңа тап чыгаручы махсус порошок кушсагыз да була. Килеп чыккан мазьне тапка сөртеп, берничә сәгать тотыгыз һәм яхшылап юыгыз. Ефәк, бәрхет кебек тукымага буяу тисә, аеруча сак тотынырга кирәк. Буяу тигән урынга шунда ук йомшак маргарин, акмай яисә спрэд сөртегез. Кайбер хуҗаби­кәләр майлы майонез да куллана. Ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, шул урынны нашатырь спирты белән тазартыгыз. Мамыкны спиртка маныгыз һәм тапның кырыйларыннан уртага таба тиз-тиз генә сөртегез. Спирт калган буяуны бетерәчәк. Аннары киемне тап чыгару өчен тәгаенләнгән порошок салынган суда юыгыз. Әгәр бу ысул да ярдәм итмәсә, аптекадан глицерин сатып алыгыз. Югарыда өйрәтелгәнчә, аны җылы­тып тапка сөрте­гез.
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар