Логотип «Мәйдан» журналы

"Булгария" фаҗигасенә 5 ел

Бүген Кама Тамагы районының Сөйке авылында, Идел буендагы мемориаль комплекс янында “Булгария” теплоходының һәлакәтенә 5 ел тулуга багышланган матәм чаралары узды.2011 елның 10 июлендә һәлакәткә юлыкк...


Бүген Кама Тамагы районының Сөйке авылында, Идел буендагы мемориаль комплекс янында “Булгария” теплоходының һәлакәтенә 5 ел тулуга багышланган матәм чаралары узды.



uRdVFu5s1m4
2011 елның 10 июлендә һәлакәткә юлыккан корбаннарны искә алырга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гаффаров, РФ Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов, шулай ук янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар килде. Митингта катнашучылар арасында әлеге фаҗигадә һәлак булучыларның якыннары, туганнары да бар иде.
Биек елга ярында, “Булгария” һәлакәткә юлыккан урыннан ерак түгел часовня һәм мәчет урнашкан. Аларны монолит гранит дивар берләштереп тора. Әлеге диварда һәлак булучыларның (алар барлыгы 122 кеше) исем-фамилияләре алтын хәрефләр белән уеп язылган. Мемориал нигезен чәчәкләр, уенчыклар, һәлак булган өлкәннәр һәм балаларның фотосурәтләре бизи.

 
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар