Логотип «Мәйдан» журналы

Булат Бәйрәмов "Тәмле көрәш"тән киткән?

Яңа сезондагы беренче чыгарылышта Булат Бәйрәмов кунак ролендә, ул табигать кочагында казанда пылау пешерә. Фото: vk.comАлып баручы ролен исә Айрат Ильясов башкара. Бу чыгарылышның рекламасы пәйда бул...


Яңа сезондагы беренче чыгарылышта Булат Бәйрәмов кунак ролендә, ул табигать кочагында казанда пылау пешерә.


Фото: vk.com Фото: vk.com
Алып баручы ролен исә Айрат Ильясов башкара. Бу чыгарылышның рекламасы пәйда булгач, халык арасында "Булат Бәйрәмов "Тәмле көрәш"тән киткәнме әллә?" кебек сүзләр тарала башлады. Сорауга Булат ачыклык кертте.
– Тапшырудан китмәдем, яңа сезонда да эшләячәкмен, Алла боерса! Беренче чыгарылышта кунак булып катнаштым. Бу роль дә бик ошады, аралашырга, сөйләшергә яратам. Ә инде казанда ризык пешерү үзе бер рәхәт, беренче генә пешерүем түгел. Тапшыруга килгәндә, тамашачыларны шактый күңелле яңалыклар көтә. Беренчедән, яңа студиядә эшләячәкбез. Икенчедән, "Тәмле көрәш" – ул ике катнашучының аш-су осталыгын тикшерү генә түгел, үзара ярыштыру да. Шуңа күрә тапшыруның катнашучыларга төрле өлкәдән сораулар бирү өлеше дә булачак. Башка яңалыклары, үзенчәлекләре турында сөйләсәм, кызыгы калмый. Тиздән барысын да күрерсез! – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Булат Бәйрәмов.

 


Intertat.ru

Комментарийлар