Бүгеннән Уфа мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар биш көнлек укуга күчә
1 апрельдән Уфа шәһәрендәге мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен биш көнлек уку режимы кертелә. Бу урыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Рамилә Ишемгулова сү...
1 апрельдән Уфа шәһәрендәге мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен биш көнлек уку режимы кертелә. Бу урыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.
![ÐүгеннÓн УÑа мÓкÑÓплÓÑÐµÐ½Ð´Ó Ð±Ð°ÑлангÑÑ ÑÑйнÑÑÐ»Ð°Ñ Ð±Ð¸Ñ ÐºÓ©Ð½Ð»ÐµÐº ÑкÑга күÑÓ](http://tat.tatar-inform.ru/upload/image/2019/04/01/062.jpg)
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Рамилә Ишемгулова сүзләренчә, 1 сентябрьдән Уфадагы барлык мәктәп укучылары биш көнлек уку режимына күчә. Хәзерге вакытта шәһәрнең 20 мәктәбендә биш көнлек уку атнасы оештырылган.
Башкортстан мәктәпләрендә бишкөнлек уку атнасына күчүне республика җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров тәкъдим итте. Аның фикеренчә, балаларга йөкләмә бик зур. Алар ял көннәрен гаилә белән үткәрергә тиеш. Биш көнлек укуга күчкән очракта да, укытучыларның хезмәт хакы элеккеге күләмдә сакланачак. Радий Хәбиров бушаган 32 шимбәнең сигезен мәктәпкә багышларга тәкъдим иткән.
Биш көнлек уку атнасына күчкәндә берничә шарт үтәлергә тиеш. Беренче сыйныфлар өчен бер көнгә дүрт дәрес кенә куярга ярый. 2-4 сыйныфлар биш дәрестән артык укырга тиеш түгел, 5-6 сыйныфлар алты дәрес укый ала, 7-11 сыйныфларга җиде дәрестән дә артык укытырга ярамый.
Ике сменада укый торган мәктәпләр дә биш көнлек уку атнасына күчә ала. Моның өчен көннең икенче яртысында дәресләрне 40 минут итеп кыскарталар һәм уку көне 19 сәгатьтә тәмамлана.

Комментарийлар