Бүгенге кунакларыбыз "Мәйданчык"ка күчтәнәч тә алып килгән
Бүген редакциягә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Лотфуллина җитәкчелегендә Чаллының 13 нче урта гомумбелем бирү мәктәбеннән укучылар килде.Аларны редакция хезмәткәрләре белән бергә шагыйрә Әл...
Бүген редакциягә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Лотфуллина җитәкчелегендә Чаллының 13 нче урта гомумбелем бирү мәктәбеннән укучылар килде.
Аларны редакция хезмәткәрләре белән бергә шагыйрә Әлфия апалары Ситдыйкова каршы алды. Укучылар редакция башкарган эшләр, журналыбызның тарихы, хәзерге вакытта ничек чыгуы турында күп мәгълүмат тупладылар.
Басма матбугатка әйләнгәнче журнал нинди юллар үтә, ничек материаллар җыела кебек сорауларга җавап алдылар, верстка эше белән таныштылар. Шулай ук сайт эшчәнлеге дә аларны битараф калдырмады.
Язучы Әлфия Ситдыйкова белән аралашу балалар өчен бигрәк тә кызыклы булды. Шагыйрә апалары аларга үзенең шигырьләрен укыды, "Мәйданчык"та басылып чыкканнарын бүләк тә итте.
Үз чиратында, кунакларыбыз да буш кул белән килмәгән: алар үзләре ясаган берсеннән-берсе матур иҗат җимешләрен "Мәйданчык"ка күчтәнәч итеп алып килгәннәр. Алдагы саннарда журналда бу рәсемнәр дә урын алыр. Алла бирса!

Комментарийлар