Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген яраткан кешегезне үзегезгә гашыйк итеп була!

Моның өчен искән җилгә каршы басарга һәм болай дияргә кирәк: “Шаян җилләр, көчле җилләр, Фәләнне (исемен әйтергә кирәк) табыгыз, канын кайнатыгыз, йөрәгенә сөю салыгыз, мине уйласын, мине сагынсын, ми...

Моның өчен искән җилгә каршы басарга һәм болай дияргә кирәк: “Шаян җилләр, көчле җилләр, Фәләнне (исемен әйтергә кирәк) табыгыз, канын кайнатыгыз, йөрәгенә сөю салыгыз, мине уйласын, мине сагынсын, минем исем белән уянсын!”

Болай иткәндә, ул кеше сиңа гашыйк булып, сез бергә озын, бәхетле гомер кичерәчәксез икән, имеш.
Халык сынамышлары буенча бүген - бер-берсенә гашыйк булганнар өчен уңай көн. Аларга бүген бәхет елмая.
Әгәр бүген көн эссе булса, алдагы кырык көн дә эссе булачак.
7нче июльдән 8енә күргән төш тормышка аша торган. Аеруча бүген туган кешеләр өчен әһәмиятле. Ләкин бүген күргән төшне беркемгә дә сөйләмәгез! 8 июльдә көндез күргән төш җиде елдан соң тормышка аша.
8 июльдә туган кешеләр актив, максатчан һәм оештыру сәләтенә ия. Талисман итеп аларга тау хрустале тагарга киңәш ителә.

Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар