Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә
14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. 2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү к...
14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне.
2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Китап бүләк итү көне - дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Дөресрәге - халык вәкиле - америкалы Эмми Бродмур. Без аны АКШта балалар китабының тәүге сайтын ачучы буларак ишетеп беләбез.
Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.
Китап бүләк итүне аерым бер көнне билгеләп үтелсә дә, хәзерге компьютер, интернет заманында балаларда укуга, китапка кызыксыну уяту һәрдаим эшләнеп торырга тиеш.
13 нче мәктәп укучылары
Шушы көннәрдә безнең редакциябезгә Чаллы шәһәренең 13 нче һәм 53 нче мәктәп укучылары кунакка килде. Балалар редакция хезмәткәрләре белән танышып, журнал тарихы, тематикасы, китап булып чыкканчы нинди юллар узуы турында күп мәгълүмат алдылар. Очрашуга килгән язучы, балалар шагыйре Рәшит абыйлары Бәшәр укучыларга татар теленең тормышта кирәклеге, белемле булуның, шулай ук китап, әдәби, тарихи әсәрләр укуның да киләчәк язмышларында мөһим роль уйнавы турында үз күргәннәреннән мисаллар китерә-китерә сөйләде.
53 нче мәктәп укучылары
Редакциябез исеменнән балаларга журналлар бүләк иттек. Бу очрашу алар өчен файдалы һәм күңелле булды, дип ышанып калабыз.

Комментарийлар