Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин туган көнен билгеләп үтә
Андрей Владимирович Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. 2005 елда Санкт-Петербург Төньяк-көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт ит...
Андрей Владимирович Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган.
2005 елда Санкт-Петербург Төньяк-көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.
1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995-1996 елларда Казанның "Эфир" телекомпаниясендә корреспондент булып эшли, 1996-1997 елларда – шунда ук яңалыклар хезмәте мөхәррире. 1997-2001 елларда Андрей Кузьмин "Эфир" телекомпаниясенең җирле элемтәләр буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Ә 2001-2004 елларда – "Эфир" телекомпаниясенең "Республика" программасы телевизион хезмәте буенча директор урынбасары.
2004-2005 еллар – Казанның "ПаркСтройИнвест" компаниясе генераль директоры, ә 2005-2006 еллар – ТР мәдәният министры урынбасары. 2006-2010 елларда ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтен җитәкли.
2015 елның 22 сентябрендә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенә генераль директор вазифасына билгеләнгәнче, 2010-2015 елларда ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләде.
Барлык котлау сүзләренә кушылып, без дә Андрей Владимировичка сәламәтлек, хезмәт юлында зур уңышлар һәм гаилә бәхете телибез.

Комментарийлар