Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген шагыйрь, прозаик, мөгаллимә Рафига Усманованың туган көне!

Сүзсез дә Әйбәткә өйрәнү, һай рәхәт,Гайбәте бик авыр,Түз гелән.Хөрмәтләп була ул анысы,Үтереп тә булаСүз белән.Сүз белән?..Яңалык түгел лә,Уңышын калдырып үксезгә,Талантны битарафлык беләнҮтереп...

Сүзсез дә
 
Әйбәткә өйрәнү, һай рәхәт,
Гайбәте бик авыр,
Түз гелән.
Хөрмәтләп була ул анысы,
Үтереп тә була
Сүз белән.
Сүз белән?..
Яңалык түгел лә,
Уңышын калдырып үксезгә,
Талантны битарафлык белән
Үтереп була ул
Сүзсез дә.
 
 
Хакыйкать мизаны
 
Кем көрәшсез дә биленә
Чиккән сөлге бәйләде.
Тормыш – тамаша мәҗлесе,
Гаделсезлек бәйрәме, –
 
Дип күңелне төшермәдек,
Мәйданда идек без дә.
Аяк чала белмәгәнгә
Безнең мәсләкләр үзгә.
 
Намуссызның маңгайларын
Булды канаткан чаклар.
Сөлгеләр эләкмәсә дә,
Аллаһым безне хаклар.
 
Кем җиңә – шул уңыш җыя,
Гаделсезлек тау кебек.
Хакыйкать мизаны кайчак
Эшафотта бау кебек.
 
 
Афәт
 
Байлык югалса,
зур түгел,
Булса да вак-төяк хәтта.
Йокы кача, закон аша
Китә эзләүләр башта.
 
Шунсы кызык...
Дөньясында
Әхлак югалды, әдәп.
Намус, вөҗдан...
Ә эзләргә
Табылмый хәтта сәбәп.
 
 
Теләктәшлек җыры
 
Гаделсезлек бимазалый,
Йодрыгым кесәмдә.
Бер туйганчы селтәр идем,
Үкенмәскә үлсәң дә.
 
Әмма селтәсәң, кирәктер
Бил буып көрәшергә.
Иң мөһиме, менә сәбәп –
Дипломатик мөнәсәбәт,
Йодрыгымны язам да
Кул сузам күрешергә.
 
Күрешәм дә телне тешлим,
Әмма вөҗдан борчыла.
Хаклыкка теләктәш булып,
Йодрыгымнан җыр чыга.
 
 
Тугрылык
 
Әйтә күрмә, тугрылыкта
Даими, дип, дуслар.
Син кирәктә барлар чөнки,
Сиңа кирәк – юклар.
 
Һәрчак сине күзәтүче,
Борчылучы гел дә.
Төннәр йокысыз үткәреп,
Тынгысыз көнен дә...
 
Бар ул сине курчалаучы,
(Җавап табып хушлан):
Инә күзеннән үткәрә
Иң тугрың – дошман.
 
 
Газиз гомер
 
Бишек җыры назлаганга күп тә түгел,
Күңелләрне бүген бүтән моңнар сара.
Тезгенләргә юк шул чама,
Юктыр чара.
Кая чаба?!
Сизелми дә, күренми дә, беленми дә
Сәгать-сәгать газиз гомер үтеп бара.
Тотып кара!
Үтеп бара
Газиз гомер.
 
Кичә генә яшьлек туе, бәби туе...
Үзган да ул күзне ачып-йомган ара.
Тезгенләргә юк шул чама,
Юктыр чара.
Кая чаба?!
Бу тормышның сабакларын ала-ала,
Сәгать-сәгать газиз гомер үтеп бара.
Тотып кара!
Үтеп бара
Газиз гомер.
 
Үткәннәрдән киләчәккә үтеп барыш,
Хәтер-хатирәләр иңгә сала-сала.
Тезгенләргә юк шул чама,
Юктыр чара.
Кая чаба?!
Дәверенә үз фәһемен яра-яра,
Сәгать-сәгать газиз гомер үтеп бара,
Тотып кара!
Үтеп бара
Газиз гомер.
 
Бу дөньяга тик бер генә килүләр бар
Булмышыңны тирәнлектә үлчәп кара.
Тезгенләргә юк шул чама,
Юктыр чара.
Кая чаба?!
Язмышыңны ал тактага яза-яза,
Сәгать-сәгать газиз гомер узып бара.
Тотып кара!
Үтеп бара
Газиз гомер.
Син онытма
Газиз гомер
Килә ул бер,
Килә ул бер!!!
Газиз гомер.
 

Рафига УСМАНОВА


«Мәйдан» журналы архивыннан (№ 6, 2021 ел)


Рафига Усманова – шагыйрә, прозаик, публицист, мөгаллимә, җәмәгать эшлеклесе. 1954 нче елның 7 сентябрендә Борай районы Бустанай авылында туып үсә. Туган авылында, Борайның беренче мәктәбендә, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Мәктәп елларыннан ук шигырьләре, парчалары, нәсерләре район, Башкортстан һәм Татарстан республика газета-журналларында, альманахларында, төрле коллектив җыентыкларда басыла, радио-телевидениедән яңгырый. Башкорт һәм татар телләрендә дистәгә якын китап авторы. «Сәхибҗамал» Башкортостан республикасы татар хатын-кызлары оешмасының Борай районы буенча төбәк рәисе. Русия һәм Башкортстанның язучылар (1997), Русия һәм Башкортстанның журналистлар (2000) союзлары әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004). Туган ягында яши.


 
 

Комментарийлар