Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Россиядән Мисырга беренче самолет оча

Бүгеннән Россия һәм Мисыр арасында яңадан самолетлар оча башлый.2015 елдан соң беренче рейс бүген Мәскәүнең "Шереметьево" аэропортыннан Каһирәгә юнәлеш алачак. Мисыр башкаласына "Аэрофлот" авиакомпани...

Бүгеннән Россия һәм Мисыр арасында яңадан самолетлар оча башлый.
2015 елдан соң беренче рейс бүген Мәскәүнең "Шереметьево" аэропортыннан Каһирәгә юнәлеш алачак. Мисыр башкаласына "Аэрофлот" авиакомпаниясе самолетлары очачак. Самолет Мәскәү вакыты белән 20.50 дә кузгалырга тиеш, дип яза "Коммерсант".  Каһирәдә ул 12 апрель көнне җирле вакыт белән 00.25 тә төшеп утырачак. Очу вакыты озынлыгы 4,5 сәгатьне тәшкил итәчәк.
Шулай ук газета мәгълүматлары буенча, якын арада Мисыр курортларына очуны яңадан торгызу мәсьәләсе каралачак.
Исегезгә төшерәбез, "Когалымавиа" авиакомпаниясе рейсы бортында теракт булганнан соң, Россия белән Мисыр арасында авиахәбәрләр туктатылып торган иде. Ул вакытта көчле шартлау нәтиҗәсендә Россия самолеты Синайда егылып төште. Барлыгы 224 кеше һәлак булды. Бу фаҗига совет һәм Россия авиациясе тарихында иң зурысы булды.
 
 

Комментарийлар