Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген күргән төшләр чынга аша!

Борынгыларның сынамышларына ышансак, бүген аркасы авыртканнар авыртудан котыла ала. Моның өчен усак ботагын сындырып алып, яндырырга һәм авырту беткәнне теләп, дога укырга кирәк икән.Елгада дулкын агы...

Борынгыларның сынамышларына ышансак, бүген аркасы авыртканнар авыртудан котыла ала. Моның өчен усак ботагын сындырып алып, яндырырга һәм авырту беткәнне теләп, дога укырга кирәк икән.tosh
Елгада дулкын агымга каршы чайкалса, тиздән яңгыр явачак.
Бүген кәккүк туктамыйча күп кычкырса, алдагы көннәр җылы булачак, диләр.
Алмагач һәм миләш соң чәчәк атса, кыш соң киләчәк.
Морҗадан чыккан төтенгә игътибар итегез – ул туп-туры булып өскә күтәрелсә, көннәр аяз, салкын булачак.
Бүген күргән төшләр дә чынга аша икән. Төшегездә биектән сикерсәгез, сәламәтлегезне кайгыртыгыз, яман гадәтләрдән баш тартыгыз.
Төштә иске әйберләр сатып алсагыз, сезгә күптәнге бурычларны кайтарырлар.
Ачкыч югалтуыгызны күрсәгез, тиздән хезмәт урыныгызны алыштырасыз яисә күченәсез.

Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар