Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Казанда Тәслимә Низаминың иҗат кичәсе була

Бүген 17.00 сәгатьтә Казанда Милли китапханәнең Зур уку залында Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низаминың «Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган иҗат кичәсе була. Бу турыда китапханәнең матб...

Бүген 17.00 сәгатьтә Казанда Милли китапханәнең Зур уку залында Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низаминың «Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган иҗат кичәсе була. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.


 


Иҗат кичәсендә Тәслимә Низами тамашачылар арасында танылып өлгергән җырларын башкарачак. Чарада шулай ук аның иҗатташ дуслары, якташлары, замандашлары, якыннары да катнашыр дип көтелә.
Очрашуга җыр һәм әдәбият сөючеләрне, китап укучыларны чакыралар.
 
1901_1350260_big
Тәслимә Низами 1956 елның 23 августында Саба районы Туктар авылында туган. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алган һәм озак еллар төрле вакытлы матбугат басмалары редакцияләрендә эшләгән.
Тәслимә Низами – шагыйрә һәм композитор, җырлар яза. Ул җырларын үзе дә башкара.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/20/177424/

Комментарийлар