![434-965-1191](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/06/434-965-1191-1024x640.jpg)
Иртән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы мәйданда халык язучылары һәм шагыйрьләре, Г.Р.Державин исемендәге премия лауреатлары, артистлар катнашында шигъри митинг узса, соңрак А.С.Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы оештырыла.
Бүген шулай ук М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бәйрәм концерты да үткәрелә. Тантаналы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
Рус теле көне Россия президенты Указы нигезендә 2011 елдан бирле уздырыла.
Комментарийлар