Бүген Камал театрында Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованың 90 яшьлек юбилее уза
5 мартта 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованың юбилей кичәсе үтә. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актриса...
Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актрисаның иҗатташ дусларыннан котлаулар. Кичәнең сценарий авторы Хәлим Җәләлов, режиссеры – Радик Бариев.

Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы Татарстанның халык артисты (1970), Россиянең атказанган артисты (1979).
1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда Г.Камал исемендәге театр каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Рольләре:
Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Мөршидә - «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Галиябану — «Галиябану» М.Фәйзи
Хәдичә — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Гөлбикә — «Таң атканда» Ш.Шаһгали
Клеопатра — «Дошманнар» М.Горький
Сәрби — «Һиҗрәт» Н.Исәнбәт
Сания — «Качаклар» Н.Исәнбәт
Кәләмзә — «Зифа» Н.Исәнбәт
Гөлбану — «Татар хатыны ниләр күрми» Г.Ибраһимов буенча
Рәмзия — «Күк капусы ачылса» Х.Вахит
Камилә — «Ике килен-килендәш» Х.Вахит
Фатыйма — «Талак, талак» Х.Вахит
Нәҗибә — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Вазифа — «Әниләр һәм бәбиләр» Т.Миңнуллин
Шәмсенур — «Үзебез сайлаган язмыш» Т.Миңнуллин
Волчанская — «Рәхәт яшибез» М.Гыйләҗев
Әкълимә — «Әбиләргә ни җитми» Ф.Бүләков
Нина Ивановна — «Сагыш» А.Галин
Комментарийлар