Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген җәлилчеләрне искә алалар

72 ел элек 25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә. Фото: shkolageo.ruБөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.Бөек Ватан су...




72 ел элек 25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә.




img12 Фото: shkolageo.ru

Бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.



Бөек Ватан сугышы башлангач та, ул фронтка китә. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә.
1942 елда Вермахт командованиесе Кызыл Армиянең немец әсирлегендә булган элеккеге хәрби хезмәткәрләреннән торган "Идел-Урал" легионын оештырырга карар итә. Аның составына Идел буенда яшәгән милләт вәкилләрен, нигездә, татар солдатларын туплыйлар. Шул рәвешле, җиде батальон төзелә, аларның бер өлеше оккупацияләнгән Советлар Союзы территориясендә партизаннарга каршы көрәшкә, ә икенче өлеше Көнбатышка җибәрелә.
Башта ук легионда фашистларга каршы яшерен төркем барлыкка килә, аның нигезен тоткынлыктагы татар офицерлары тәшкил итә, алар арасында танылган шагыйрьләр Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та була. Төркем белән Гайнан Кормаш җитәкчелек итә. Тиздән аны фаш итәләр һәм 1944 елның 25 августында 11 активист җәзалап үтерелә. Әмма Советлар Союзы Герое исеме бары Муса Җәлилгә генә бирелә. 1966 елда Казанда аңа һәйкәл урнаштырыла, җәзалап үтерелгән тагын 10 кеше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфемөлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшев һәм Сәлим Бохаров исемнәре дә барельефларда 1994 елда мәңгеләштерелә.
Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. 1957 елда Ленин премиясенә лаек була.
 

Комментарийлар