Бүген Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатларын котлау тантанасы үтте
Бүген Яр Чаллыда Татарстан Язучылар берлеге һәм Татмедиа АҖның «Шәһри Чаллы» филиалы «Мәйдан» журналы редакциясе гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы үтте....
Бүген Яр Чаллыда Татарстан Язучылар берлеге һәм Татмедиа АҖның «Шәһри Чаллы» филиалы «Мәйдан» журналы редакциясе гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы үтте.
Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына һәм шулай ук, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәрләргә тапшырыла.
2022 елда премиягә лаек булучылар:
Язучы, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаил ГАЗИЗОВ.
Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы, галим-педагог, шагыйрь Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы Факил САФИН.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире Вахит ИМАМОВ.
Журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән «Әнәк» агрофирмасы генераль директоры Фарис ФӘТХИЕВ.
Татарстанның атказанган артисты, шагыйрь һәм композитор, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир ГАЛИМОВ.
Премияне тапшыру тантанасы Чаллы шәһәренең 59 санлы полилингваль «Адымнар» гимназиясендә үтте.
Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев, язучы, драматург, режиссер, Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, драматург, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат катнашкан.

Фото: Гөлнар Караева
Комментарийлар